Татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

26-28 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән 4  укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм 10 сыйныф укучысы  Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International