Сауш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Блокадный хлеб» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде. Укучылар игътибарына видеофильм тәкъдим ителде. Катнашучылар камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең нинди авыр сынаулар үтүләре турында белделәр: ачлык һәм салкыннар, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар турында бик күп мәгълүматләр җиткерелде. Чара ахырында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.