«Хокук бозулар һәм алар өчен җаваплылык»

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Теләче балалар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балаларын «Хокук бозулар һәм алар өчен җаваплылык» дигән әңгәмәгә чакырды. Әңгәмә балалар арасында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Әңгәмәнең бурычы – дуамаллык белән шуклыкның аермасын, хокук бозу, хулиганлык төшенчәләрен аңлату. Балалар белән сөйләшү өчен китапханә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Фәхриева Ә.С.ны кунакка чакырды. Әлфинә Сөләймановна законнар турында сөйләде, җинаятьләрнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында мисаллар китерде. Укучыларга шаянлык һәм хулиганлык арасындагы аерманы аңлатты. Балалар бик теләп биремнәр үтәделәр, психолог сорауларына җавап бирделәр. Әңгәмә бик җанлы һәм зур кызыксыну белән үтте. Чара ахырында хокук бозу темасына берничә видеоролик күрсәтелде. Очрашу укучылар өчен танып белүгә корылган һәм бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International