Казаклар авыл китапханәсе «Хыялый яшьлек» берләшмәсе укучыларын әдәби мәйданга чакырды.

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Алар игътибарына китапханәгә кайткан яңа китаплардан "Китаплы балачак" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде. Укучылар яңа әсәрләр белән таныштылар, үзләренә кызыклы китаплар сайладылар. Танылган авторларның шигырьләрен кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International