Роза Хафизова - балалар һәм үсмерләр өчен егермедән артык китап авторы.

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Ул тәрҗемә эшчәнлеге белән бик күп шөгыльләнгән. Балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен Роза Саид кызына Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул - А.Алиш исемендәге премия лауреаты (2002 ел). Р.Хафизова әсәрләренең төп геройлары булып кошлар һәм хайваннар тора. 95 ел тулу уңаеннан Күкчә мәдәният хезмәткәрләре балаларга презентация күрсәттеләр һәм «Серле әкиятләре остасы» темасына әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балалар әкиятләре һәм Р.Хафизованың хикәяләренең төп мәгънәсен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International