Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре авылыбыз яшьләре белән «Будем Родине служить» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Авылыбыз егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Чара программасына җитезлек буенча спорт уеннары кертелде, шулай ук Ватанны саклаучылар көне турында аңлатылды, тематик сораулар бирелеп, аларга җаваплар алынды. Очрашу яшьләргә хәрби-патриотик хисләр, сәламәт яшәү рәвеше, физик тәрбия тәрбияләүгә ярдәм итә.