28 март көнне “Теләче” спорт мәктәбе балалар белем бирү үзәге белән берлектә 2012-2014нче, 2010-2011 нче елгы егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда кул көрәшенә нигез салучы, спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы призына район беренчелеге уздырды. Ярышларда 7 мәктәптән барлыгы 91 яшь спортчы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урын – Теләче урта мәктәбе
2 урын – Олы Нырсы урта мәктәбе
3 урын – Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе.
4 урын- Алан урта мәктәбе.
Җиңүче егет-кызларга грамота, медальләр, чемпион командага Кубок та тапшырылды.