9 майда ил бәйрәмне – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтә.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бу көнне без бу коточкыч вакыйгалардан кичергән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә төшерәбез, хәзерге вакытта яшәүче барлык ветераннарны котлыйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез һәм үз гомерләрен кызганмыйча, ил өчен һәлак булган, миллионлаган кешеләргә яшәү мөмкинлеге бүләк иткән сугышчы-геройларны искә алабыз. 6 май көнне Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәдәният хезмәткәрләре ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өйләрендә булдылар. Бу акция Бөек Җиңүне бәйрәм итү көннәрендә традициягә әверелде. Кызганычка каршы, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре саны кими бара. Мондый чаралар кыйммәтрәк була бара. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар җиңү өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән башланды. «Оста куллар» клубы балалары «Май чәчәкләре» мастер-классында әзерләгән Георгий тасмаларын һәм чәчәкләрен тапшырды. Без аларның батырлыгын мәңге кадерләрбез, истә тотарбыз һәм горурланырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International