2024 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Теләче районы прокуроры урынбасары Ахунов Р.И. белән очраштылар. Очрашу укучыларның ватанпәрвәрлеген үстерү һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау максатыннан узды. Прокурор урынбасары укучыларга мөһим тарихи вакыйга - 80 ел элек Кырым ярымутравын немец-фашист баскыннарыннан азат итү турында сөйләде. Шулай ук прокурор урынбасары укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары, әхлакый тәртип нормалары, конфликтларны тыныч юл белән ничек хәл итү һәм авыр тормыш ситуациясенә кая мөрәҗәгать итү турында искәртте. Мәктәп укучылары балигъ булмаганнарның төрле җинаятьләр кылган өчен җаваплылыкка кагылышлы маддәләре турында белделәр. Балалар хокук саклау органнарының роле һәм прокуратура органнары эшенең үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар. Укучылар күп кенә яңа, файдалы һәм кызыклы яңалыклар белделәр.