Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне укырга кирәк, чөнки алар аша безнең бабаларыбызга һәм алар кылган батырлыкка хөрмәт күрсәтелә.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр. Теләче үзәк китапханәсе “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли” исемле китап  күргәзмәсе төзеп китап укучыларга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International