Казаклар авылы китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган Халыкара акциягә кушылды.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International