8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдән үтә Җиңү сүзе, батырларны барлый замана” дигән исем белән мәдәният йортында бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, Ветераннар советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды. Шулай ук китапханәдә “Бөек батырлык - тарих түрендә” дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде.