Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямыйча эшлиләр.

Тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезнең түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш иябез. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыгызга да.

Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Алан авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зиннатов Айнур Рашит улы белән тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белеп һәм җитәкчелек тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International