Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер дә булып тора.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

“Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. 

  Акция үткәрү алдыннан 6 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәләргә йөрүче балалар белән   Георгий тасмасы белән брошкалар ясадылар.

  Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International