«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Шәтке авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды. Акциядә Шәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Күргәзмә-инсталляция әзерләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында китаплар һәм балаларның кул эшләре тәкъдим ителә. Җиңү көненнән ничә ел узса да, китаплар һәм тарихи документлар безгә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына шаһит булган буынның батырлыкларын онытырга мөмкинлек бирмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International