2024 елның 2 маеннан 9 маена кадәр Айдар авыл китапханәсендә «Георгий тасмасы» акциясе старт алды.

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Георгий тасмасы - ул дөньяны фашизмнан коткарып калучыларга - хәтер символы; фронт өчен барысын да биргән кешеләргә -рәхмәт билгесе, ветераннарга- хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен- горурлык символы.  Безнең киемне бизи торган Георгий тасмасы аерым горурлык хисе тудыра. Бәйрәм көннәрендә күкрәкнең сул ягында Георгий тасмасын элмәк һәм бант рәвешендә бәйләү һәм горур рәвештә йөртү традициясе бар. Бу тасмаларга карап, һәркем үз Героен искә ала, чөнки Россиядә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Җиңүчеләр турында  тарихи истәлекләрне саклап калу безнең изге бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International