Бәйрәмгә 40 елдан артык бергә яшәүче ирле-хатынлы парлар чакырылган иде. Алар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, конкурсларда, кызыклы уеннарда актив катнаштылар: мәкальләр җыйдылар, гаилә һәм аның кыйммәтләре, шәҗәрәләр турында табышмаклар чиштеләр. Очрашу вакытында катнашучылар “Гаилә нәрсә ул?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Һәр кешенең язмышында әниләр һәм әтиләрнең мөһим роле искә төшерелде, балаларга дөрес тәрбия бирү, аларны әхлаклы итеп үстерү сораулары буенча фикер алыштылар. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.