Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Гаилә Россия дәүләте өчен төп кыйммәтләрнең берсе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көнендә Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә иң күп китап укучы гаиләләр белән “Гаиләм – җылы учагым” дигән очрашу үтте. Очрашуда катнашучыларга “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.

  Гаилә кыйммәтләрен актив рәвештә алга сөрү ысулларының берсе -укучыларга бу темага китаплар тәгъдим итү. Китап уку һәм өйрәнү аша укучылар гаилә тормышының төрле аспектлары турында беләләр. Гаилә турында китаплар һәр гаиләнең уникаль булуын, бер-берегезне хөрмәт итү һәм ярату мөһим икәнен аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International