Районыбыз кырларында булып, игеннәрне тәрбияләү эше белән таныштылар.

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген, ягъни 27 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, районыбыз кырларында булып, игеннәрне тәрбияләү (корткыч бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү) эше белән танышты.
Бер уңайдан, ул әлеге мөһим агрочараларны башкаруда нәтиҗәле эшләгән механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Районыбыз җитәкчеләре җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче”, “Агролак” ширкәтләре, “Низамов М.Х” белән “Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International