«Серле каләм»

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

27 майда, Байлар Сабасы Балалар иҗаты үзәгендә, В.З.Гарифуллин исемендәге “Гаилә елы” һәм “ Фәнни-техник үсеш елы”на багышланган  “Серле каләм” иҗат бәйгесе узды. Конкурста Саба, Теләче, Балтач, Арча районнарыннан 50 дән артык укучы катнашты. Чарада 100дән артык иҗат эше каралды. Эшләр язма форматта һәм видеоязма форматларда кабул ителде. Әлеге бәйгенең “Иҗади язмалар” номинациясендә, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә - 3 урын, ә 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Динә - 1 урынны яулап кайттылар. Җитәкчеләре-Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Котлыйбыз аларны! Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында филология фәннәре докторы, КФУ милли университетының глобаль медиа кафедрасы доценты, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гарифуллин Васил Заһит улы , «Шәхри Казан» газетасы мөхәррире Рәимә Галиева, Татар радио алып баручысы, СММ белгече Зилә Сабитова, Саба муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы, Татмедиа АҖ филиалы «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Мөбәракова Әлфия Галимҗановналар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International