Ул «Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» исеме астында үтте.
Мәгариф хезмәткәрләренең көне буе дәвам иткән традицион август киңәшмәсе район мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Анда район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Гамәли семиотика» фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре Хәкимов Булат Эрнст улы катнашты.