15 майда Россиядә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Халыкара гаилә көне уңаеннан 15 май көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре күп китап укучы һәм 58 ел бергә гомер итүче Гомәровлар гаиләсен өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Әлеге пар үз тормышларын, көчләрен һәм талантларын чын бәхетле гаилә булдыруга багышлаганнар. Гаилә - зур хезмәт. Бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Озак гомер итүче гаилә бу хакыйкатьне яхшы белә. Алар күп кенә яшь парларга үрнәк булып тора. Китапханәдә 14-16 май көннәрендә бәйрәм хөрмәтенә "Гаилә - тормышның тылсымлы символы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International