Китап күргәзмәсе оештырылды.

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Иске Җөри авылы модель китапханәсендә татар язучысы һәм прозаигы Фаил Хафиз улы Шәфигуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Татар язучысының иҗаты киң жанр диапазонын тәшкил итә: сатира һәм юмор, шигърият, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Китапханәчеләр укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, китапларга күзәтү ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International