Абде авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча Лейтенант прозасы елына багышланган «Пароль их Родина, а лозунг их Победа» дигән исем астында телдән журнал булып узды. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары бездән ераклаша бара. Ләкин әлеге еллар һәм безнең бәхетле киләчәгебез өчен батырларча көрәшкән кешеләр турында хәтер исән. Исән... Шул исәптән әдәбият ярдәмендә. Алексей Толстой 1942 елда әйткәнчә: «Совет әдәбияты сугыш көннәрендә чын халык сәнгатенә, халыкның героик җанының тавышына әверелә». Сугыш лирикасының аерым үзенчәлеге булып шагыйрьләр һәм халык арасындагы рухи бәйләнеш тора, аларны Ватанга булган мәхәббәт, дошманга нәфрәт һәм җиңүгә омтылыш берләштерә. Чарада катнашучылар сугыштан кайтмаган, әмма исемнәре шигырь рифмаларында мәңгеләштерелгән кайбер яшь шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Болар Павел Коган, Николай Майоров, Михаил Кульчицкий, Семен Гудзенко. Очрашуда тавышы блокадалы Ленинградның символы булган Ольга Берггольцның, 17 яшендә үз теләге белән фронтка киткән Юлия Друнина шигырьләре яңгырады. Балалар Константин Симоновның «Жди меня» шигыренең һәм хәрби хәбәрче Алексей Сурковның «Землянка» дигән танылган җырының барлыкка килүен белделәр.