6 июньдә – хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне. Александр Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата килә. Аның әсәрләре барлык яшьтәге, төрле дин, милләт вәкилләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Пушкин көне Россиядә ел саен илнең барлык төбәкләрендә дә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрьнең иҗатына, рус теле һәм әдәбиятына багышланган күптөрле мәдәни чаралар уздырыла. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсе үзенең укучыларын «Мы вновь читаем Пушкинские строки» дип исемләнгән әдәби сәяхәткә чакырды һәм библиоквест уздырылды. Чарада катнашучылар Александр Сергеевичның яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар, аның иҗаты турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм авторның китапларын үзләренә укырга алдылар.