Россия көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучылар «Я, ты, он, она вместе целая страна» уен программасы үткәрде.

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Чарада катнашучылар очрашуның беренче өлешендә Россия флагының өч төсе нәрсә аңлатуын, Россия гербында ике башлы бөркет кайда карап торганын, Россия Федерациясе гимны сүзләрен кем язганын белделәр, балачактан ук яраткан агачтан ясалган рус матрешкасы белән дә таныштылар. Соңыннан «Наша Родина – Россия»  викторинасы сорауларына да актив җавап бирделәр.  Ватан турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр. Һәр бала бу бәйрәмгә рәсем ясап килгән иде һәм китапханәгә бүләк итте. Бәйрәмнең икенче өлеше спорт форматында узды. Балалар өчен «Третий лишний», «Бег в мешках», «Самый ловкий», «Близнецы» һәм башка бик күп уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International