Казаклар авыл китапханәсендә “Читаем Пушкина вместе» дигән әдәби сәгать узды.

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Казаклар авыл китапханәсендә “Читаем Пушкина вместе» дигән әдәби сәгать узды. Чара башында китапханәче А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, балаларны “Гений на все времена" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара "Пушкин әкиятләре эзләре буенча" әдәби уены белән тәмамланды, анда балалар "Әкиятне дөрес әйтегез", "Кайсы әкияттән өзек", "Тылсымлы капчык" конкурсларда катнашып белемнәрен күрсәтте. Ахырда балалар шагыйрьнең танылган шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International