Чарада катнашучыларны Туган як мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыручы мавыктыргыч мәдәни программа көтте. "Триколор Татарстана" станциясеннән узганда, балалар Татарстан флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр? «Милли бәйрәмнәр» станциясендә Нәүрүз, Ураза бәйрәме белән таныштылар. С.В. Сусловның «Татар костюмы» китабын карап, балалар милли костюм элементлары, соңыннан милли аш-су һәм халык иҗаты белән таныштылар. Укучылар халык әкиятләре сюжетларын искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, мәкальләрне дәвам иттеләр, татар язучыларының яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар.