2024 елның 17 июнендә Казан шәһәрендә балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендәге яшүсмерләр командасы 2011-2012 елларда туган егетләр арасында «Колосок» республика ярышларының финал этабында катнашты. Команда составы: Назаров Никита, Ибраһимов Гадел, Халиков Ислам, Сәгыйров Дамир, Галимов Кәрим, Зәкиев Илмир, Мортазин Камил, Муликов Данияр.
Уеннар нәтиҗәләре буенча егетләребез 2 нче урынны алдылар.