Бу вакыйгага китапханәдә «Остаться человеком в памяти войны» күргәзмәсе әзерләнгән иде, ул язучы иҗатына Бөек Ватан сугышында катнашуның зур йогынтысын ассызыклый. Сугыш Быков иҗатында төп урын алып тора, аның барлык әсәрләре дә гади сугышчыларга: солдатларга, партизаннарга багышланган. Быков әсәрләре берничә тапкыр экраннардан күрсәтелә һәм популярлык казана, ә автор үзе күп кенә премияләр лауреаты исеменә лаек була. Күргәзмәдә «Альпийская баллада», «Сотников», «Дожить до рассвета», «Мертвым не больно» һәм башка повестьлар тәкъдим ителә.