Шәдке авыл китапханәсендә «Китап фестивале #китапфест, Җәйге китапханә» акциясе башланып китте. Җәйге китапханәдә матур, эчтәлекле китаплар сайлап алырга һәм укырга, тематик китап күргәзмәләре белән танышырга, дуслар белән яраткан китап турында сөйләшергә, өстәл уеннары уйнарга, күңелле конкурсларда катнашырга, әдәби маҗаралар дөньясына чумарга, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкин. 17 июнь көнне китапханәче, мәдәният йорты мөдире белән берлектә, "Бәхет, кояш, дуслык - менә нәрсә ул балачак!” дип исемләнгән мәктәп яны лагереның урта һәм кече төркемнәрендә йөрүче балалар белән күңелле кичә үткәрделәр. Балалар танып-белү викторинасы сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, дуслык, бәхет һәм тынычлык турында җырлар башкардылар, төрле уеннар уйнадылар. Көне буе мәйданчыкта "Җәйге китапханә", “Китап фестивале, #Китапфест” эшләде.