Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында» танып белү сәгате узды. Китапханәче укучыларны «гаилә» төшенчәсе белән таныштырды, гаилә традицияләре турында сөйләде: хезмәт династияләре, гаилә бәйрәмнәре, бергәләп уку, гаилә ялын оештыру, фотолар һ.б. Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, гаилә турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Алар игътибарына шулай ук «Гаилә бөтен башлангычларның башы» тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Яшь укучыларга илебезнең гаилә традицияләре, көнкүреше, гаилә бәйрәмнәре турында китаплар белән таныштылар. Чара барышында балалар гаиләдә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, үзара аңлашу, гаиләнең һәр әгъзасы турында кайгырту кебек сыйфатлар булу мөһимлеген белделәр.