Яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 20 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Күңелле каникуллар" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән-берсе матур иде.