Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен ярата.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Чөнки бу аның туган ягы. Үз ватанына мәхәббәт, шуннан, туган йорт бусагасыннан башлана. Туган җиреңне – аның табигатен, тарихын, мәдәниятен белү – үз дәүләтеңнең һәм чит илләрнең тарихын белүдән ким түгел.

Шул уңайдан, 21 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә туган якны өйрәнү буенча уен-викторина булып узды. Интеллектуаль уенда китапханәнең актив китап укучылары катнашты. Викторина балаларга үз белемнәрен баетырга, кече Ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International