Бу көн сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Әлеге тарихи дата уңаеннан 21 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Бу көнне онытма!” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Китапханәче Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләде, тыныч тормышның кадерен белергә чакырды. Соңыннан фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.