22 июнь - илебез тарихында иң фаҗигале даталарның берсе, Бөек Ватан сугышы башланган көн.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Әлеге сугыш җиңү белән тәмамланса да, бу көн -  Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп утелә. Сугыш кырында һәлак булганнарны, немец әсирлегендә җәфаланганнарны, ачлыктан, салкыннан һәм тылда авырулардан, госпитальләрдә алган яралардан үлгәннәрне искә төшерә. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә яшь укучылар өчен "Хәтерләргә уелып калган көннар" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче  ул куркыныч еллардагы вакыйгалар, фронттагы һәм тылдагы тормыш турында сөйләде, Александр Ксенофонтов кебек геройларның  батырлыклары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International