«Хәтер шәмен яндыр».

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Шуны күздә тотып, 22 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында  мәдәният хезмәткәрләре  «Хәтер шәмен яндыр» дип исемләнгән патриотик сәгать   үткәрделәр,  Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соңыннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнары искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International