“Россиядә Хәтер һәм кайгы көне”

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы елларында киләчәге өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. 22 июнь - сызлану, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  22 июнь көнне “Россиядә Хәтер һәм кайгы көне” дигән исем белән  тарихи сәгать үткәрделәр.  Чара укучылар катнашында  обелиск янында үтте. Укучыларга бу көн турында аңлатма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International