“Без мәңге бурычлы сезгә, ил хакын хаклаганнар

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

22 июнь көнне Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә. Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренә Ватаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бу көнне без фронтта катнашкан һәм һәлак булган авылдашларыбызны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт куючыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында баш иябез. 22 июнь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Без мәңге бурычлы сезгә, ил хакын хаклаганнар” исемле хәтер сәгате үткәрде һәм "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хәтерлибез, халкыбыз батырлыгы тарихын хөрмәт итәбез һәм киләчәк буыннарга җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International