22 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап "Сугыш кайтавазы безнең йөрәкләрдә" темасы белән хәтер сәгате үткәрделәр. Чараның төп максаты үсеп килүче буынны совет халкының батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләү, Җиңүнең нинди авыр бәягә яуланганын күрсәтергә омтылу булды. Балаларга сугышның халкыбызга күпме кайгы китергәне, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында сөйләнелде. Катнашучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылып, стеллага чәчәкләр салдылар һәм шәмнәр кабыздылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.