26 июнь - Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.

Бу көн уңаеннан Теләче  үзәк китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яман гадәт юлдаш булмасын" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International