Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Бик борынгы заманнардан ук йотканнар, чәйнәгәннәр, сулаганнар, ә соңгы араларда шприц ярдәмендә кертәләр. Аңны томалаучы әлеге матдәләр социаль һәм дини йолаларны үткәрү өчен кулланылган. Наркомания авыруының асылын аңлату, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 23 июнь көнне “Ялгыш язмышлар” дигән исем белән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар.