22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Моннан 83 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Шул уңайдан Бөтенроссия күләмендә «Хәтер шәме» акциясе игълан ителде. Акциянең төп максаты – фашист илбасарларына каршы барган, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен тартып алган коточкыч сугыш турында хәзерге буынның хәтеренә сеңдерү, илебез азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзләренең гомерләрен биргән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тагын бер кат искә алу.

Әлеге акциягә Баландыш авылының мәдәният хезмәткәрләре һәм үсеп килүче яшь буын кушылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызны, авылдашларыбызны «Хәтер шәме» кабызып искә алынды. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас! Күкләребез аяз, ил – көннәребез имин булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International