Шармыш авыл китапханәсендә «Девчонки и мальчишки, для вас веселые и добрые книжки» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Монда һәркем үзе өчен кызыклы һәм файдалы китап таба ала.  Иң күп китаплар нәни укучылар өчен әзерләнгән иде: рус язучыларының матур шигырьләре, хайваннар, батырлык турында әкиятләре. Өлкәнрәк укучылар өчен мәктәп прогроаммасы буенча әдәбият, энциклопедияләр, сүзлекләр, тарих, география, этнография буенча китаплар, сугыш турында шигырьләр һәм истәлекләр. Китапханәгә кергәч, һәр укучы үзенә яңа һәм кызыклы яки яратып укылган, әмма онытылып барган китабын табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International