Мәгълүмат сәгате узды.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

25 июнь көнне, Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә «К наркотикам не прикасайся – здоровым оставайся» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы - үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International