“Җәйнең матур көнендә, табигать кочагында...”.

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә каникулдагы балаларны табигать кочагына - “Җәйнең матур көнендә, табигать кочагында...” дип исемләнгән  библио – пикникка чакырды.

 Чарада катнашучылар табигатькә яраткан китапларын алып чыктылар, үзләренең укылган китаплары буенча фикер алыштылар, әдәби викторинада, кызыклы һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International