«Тормышта ялгышлар булмасын!»

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Наркомания - гасыр афәте. Бик күп гаиләләргә кагылып, күпме кешене харап итә торган начар гадәтләрнең берсе. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында, Айдар авыл китапханәсендә зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан «Тормышта ялгышлар булмасын! дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркомания кебек зарарлы гадәтләрне, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә балалар организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Балалар викторинада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Мондый чаралар яшүсмерләрнең сәламәтлек турында кайгырту мәсьәләләрендә аң-белемен арттыра. Ахырда катнашучылар сәламәт яшәү рәвешеннән, бер-берсе белән аралашудан рәхәтлек алып, кызыклы яшәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Чарага "Наркомания һәм сәламәтлек" китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә кешелекнең глобаль проблемасы булган наркоманиягә багышланган, наркотиклар куллануның куркынычлыгы һәм сәламәт образ кагыйдәләре турында сөйләүче әдәбият, буклетлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International