Аның барышында балалар һәр журналның кабатланмас стиле барлыгын белделәр. Балаларга аеруча уенлы, ребуслы, кроссвордлы журнал битләре ошады. Алар әкият викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Чара күңелле һәм белемле узды, һәр катнашучы уку өчен журнал сайлады.