«2024 секунд уку»

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Беркем өчен дә сер түгел, нәкъ менә уку кешенең белеменә, хәтеренә ярдәм итә, сүзлек запасын киңәйтә, сөйләмне үстерә, кызыксыну уята. Ә иң мөһиме-кычкырып уку безне китапларны яратырга өйрәтә. Яшьләр көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе яшүсмерләр һәм яшьләр арасында кычкырып уку буенча «2024 секунд уку» чемпионаты үткәрде. Чемпионат классик һәм заманча нәфис әдәбият әсәрләреннән өзекләрне кычкырып уку буенча ярыш чарасы. Чемпионат кагыйдәләре буенча катнашучылар вакытка һәм әзерлексез китаплардан сайланган өзекләрне кычкырып укыйлар. 1 раунд - Бөек Ватан сугышы турындагы проза. 2 раунд - татар шигърияте, 3 раунд - матур әдәбият (яшүсмерләр прозасы). Финал раунды- рус шигърияте булды. «Китап укуны яратырга өйрәтү – безнең үз балаларыбызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан. Чара укуны популярлаштыру, китапка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International