Коррупция – хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Бүген коррупцияга каршы тору, профилактик чаралар – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Бергә коррупциягә каршы» дип исемләнгән диспут үткәрде. Төп максат коррупция турында күзаллау формалаштыру; яшүсмерләрдә коррупциягә карата гражданлык позициясен формалаштыру өчен кирәкле сәләтләрне үстерү; шәхеснең кыйммәтле сыйфатларын (намуслылык, әдәплелек) тәрбияләү.
Уен формасында узган әңгәмәдә катнашучылар «коррупция» төшенчәсенең барлыкка килүе, аның формалары турында белделәр, шулай ук хокуксыз эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштылар. Моннан тыш, әңгәмә барышында мәдәният хезмәткәрләре бүләкнең ришвәт алудан аермасын һәм моның өчен нинди җаваплылык алырга мөмкинлеген аңлаттылар. Чара азагында теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды.